Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
8 июль 2019, 18:03

Бала үзен үзе колготкие белән буган?

Уфада коточкыч вакыйга булган.Алты яшьлек малай колготкиен кигәндә аны башына ураган һәм аннан котылырга маташканда ничектер муенына элмәк ясаган. Ул шуннан тыны кысылып үлгән.

Республиканың Тикшерү комитеты бу хәлнең бәхетсез очрак булуы, ягъни сабыйның үзен үзе буып үтерүе фаразы яклы.
Ул үскән күпбалалы гаилә имин исәпләнә, малай артыннан күзәтеп өлгермәгәннәрдер, күрәсең. Аны тапканда ул инде тын алмаган.
Әле тикшерү дәвам итә.
Читайте нас: