Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
8 июль 2019, 17:28

Дмитрий Нагиевның бер килүе - 3 миллион 500 мең сум!

Ә Максим Галкинны күрергә теләсәң - 3 миллион 581 мең сум. Русиянең башка "йолдыз"лары үзләрен күпмегә бәяли?

"Комсомольская правда" Русия йолдызларының тамада булып эшләү гонорарлары турында язган. Мәсәлән, "Уральские пельмени" бартер буенча эшләргә дә әзер икән. Юл һәм яхшы кунакханә чыгымнарын түләсәң, алар шәһәргә килеп, ял итеп кенә китәргә дә риза. "Comedy Woman" исә акчага гына эшли.
"Комеди Вумен" 25 мең евро (1 миллион 790 мең сум) - бу ярты сәгатькә, 30 мең евро (2 миллион 149 мең сум) - 40 минутка. Екатерина Варнава, Наталья Еприкян бары тик бизнес-класстагы авиабилетлар гына булуны таләп итә. Варнава вегетарианка, аңа махсус меню кирәк. Көндәлек командировка суммасы: Русиядә - 5000 сум, Европада - 100 евро, АКШта - 100 доллар. Кунакханә кимендә 5 йолдызлы булырга тиеш.
"Comedy Woman"нан Марина Федункив - 500 мең - 1 миллион сум.
Александр Ревва - 2 миллион сумнан.
Юлия Михалкова - 12 мең евро (858 мең сум).
Евгений Петросян - 700 мең сум.
Сергей Исаев - 10 мең евро (716 мең сум).
"Кривое зеркало" артистлары (Александр Морозов, Владимир Моисеенко, Владимир Данилец) - 150 - 300 мең сум.
Николай Батурин - 50-100 мең сум.
"Аншлаг" (Елена Воробей, Николай Лукинский, Клара Новикова, Геннадий Ветров) - 200 - 400 мең сум.
"Уральские пельмени" - 1,5 - 2 миллион сум (бер сәгате, 3-4 артист килә).
"Уральские пельмени"дан Юлия Михалкова - 12 мең евро (858 мең сум). Сергей Исаев - 10 мең евро (716 мең сум).
"Новые русские бабки" - 1 сәгате 500 мең сум.
"Импровизация" - ярты сәгате 600 мең сум.
"Студия Союз»" - 1 сәгате 700 мең сум.
Иван Ургант - 50 мең евро (3 миллион 500 мең сум). Алла Михееваның хакы ике тапкыр арзанрак.
"Дом-2"дан Ольга Бузова - 2 миллион 500 мең сум.
"Давай, поженимся!"дан Роза Сябитова - 500 мең сум.
Леонид Якубович - 12 мең евро (860 мең сум).
Бу хакта Интертат яза.
Күптән түгел тамадасыз туган көн табынында булдык. Туганнар белән рәхәтләнеп сөйләштек, җырлаштык. Үзебез бик күңелле кешеләр икән!
Читайте нас: