Светлана Щавелева сүзләре буенча, малайның психик үсеше тоткарланган, ул гиперактив булудан интегә, уллыкка алган гаиләләр аңардан баш тартканнар. Баксаң, Щавелевларның малайны шундый рәвешле җәзалаулары беренчегә түгел икән. Моны аларның опекага алган башка балалары малайның качуы, тыңлашмавы, теләнеп йөрүе өчен икәнен сөйләп бирә.
Щавелевлар ихатасына полиция һәм опека бүлеге хезмәткәрләре килеп кергәч тә Светлана малайны бәйдән ычкындырырга ашыкмый. Властьларның ни өчен бу гамәлне рәхимсезгә санауларын ихлас күңеленнән аңламый. Бу вакыйгадан соң опека органнары Щавелевларның тәрбиягә алган 7 балаларын алып китә. Әле алар реабилитация үзәгендә.