Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
10 июль 2019, 12:18

Ни өчен Америкада - киндер-сюрприз, Франциядә кетчуп тыелган?

Нигә бездә гадәти булган кайбер ризыкларны чит илдә ашамыйлар?Франциядә мәктәпләрдә кетчуп кулланырга ярамый. Нәзакәтле французлар, кетчуп куллану балаларның яхшы ризыкка, бигрәк тә француз томатына, зәвыгын боза, дип саный.

Сингапурда 2002 елда мәк белән көрәш кампаниясе үтте. Мәк орлыкларын наркотикка тиңләп, илдә составында мәк булган барлык камыр ашларын сатуны тыйганнар.
Кытайда буддизм сакланган кайбер төбәкләрдә сарымсак ашау тыелган.
Иранда латук салатын ашау тыелган. Илдә ул “Хас” дип атала. Ә бу сүз езидларда бер изгенең исеменә охшаш икән. Шуңа да аны ашарга ярамый, имеш.
Безнең илдә һәр кибеттә, һәр супермаркетта тулып яткан киндер-сюрпризларны Американың бер кибетендә дә табып булмый. Эчендә ашарга яраксыз пластик уенчык булганлыктан, аны куллану закон белән тыелган.
Һиндстанда «Макдональдс»ларда легендар БикМак урындагы традицияләргә туры китереп эшләнә. Шуңа да андагы кәтлит сыер итеннән түгел, чөнки илдә, дини карашлардан чыгып, сыер итен кулланырга ярамый, бу йорт хайваны анда изгеләр рәтендә.
Танзания, Кения, Мисыр кебек илләрнең кайбер кабиләләрендә балык тоту, аны ашау тыела. Җитмәсә, балык яратучы, аны ашаучы, балык ашларына яхшы мөнәсәбәттә булган кешегә кияүгә чыгу зур хурлык санала, дип яза "Татар-тудей".
Читайте нас: