Төрлесеннән
10 Июля 2019, 13:28

Петуния шау чәчәктә утырсын, дисәгез...

Кайбер хуҗабикәләр петунияләрнең озын булып үсеп китүенә, чәчәк атмыйча утыруына зарлана. Чынлап та, петуниянең чәчәкләре башлык кебек күпереп утырсын, яңадан-яңа бөреләр чыгарып кына торсын һәм көзге салкыннарга кадәр шулай чәчәк атсын өчен аны үстерүнең серен белергә кирәк.

Добавить в предпочтительные источники Google
Әлбәттә, барлык чәчәкләр дә кояш ярата, аларга вакытында су сибеп, минераль ашламалар белән тукландырып тору да кирәк.
Тик петуния шау чәчәктә утырсын, дисәгез, тагын бер сере бар: бакча гөленең... башын өзеп торырга кирәк. Бу эш беренче тапкыр үсентеләр берничә яшь яфрак чыгаргач та башкарыла. Үзәктәге яфракны өзеп алганнан соң, төрле яклап яңа үсентеләр чыга. Иң мөһиме - яңа чыккан үсентеләрнең дә, бер-ике яфрак җибәргәч, башларын өзеп алырга кирәк. Бу очракта алар аз гына соңрак ата, тик сез теләгәнчә шау чәчәктә утырачак.
Искиткеч матур петунияләр үстерүнең тагын бер сере — шиңә башлаган чәчәкләрне, үзләре кибеп төшкәнен көтмичә, өзеп ташларга кирәк. Шулай эшләгәндә яңадан-яңа чәчәкләр атып кына торачак.
Читайте нас