Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
12 июль 2019, 16:54

Матур булыйк!

Чәчегез тиз үссен дисәгез, түбәндәге масканы кулланыгыз.

Өч өлеш кайнар суга бер өлеш горчица порошогы һәм бер өлеш зәйтүн яки үсемлек мае салыгыз. Катнашмага бер йомырка сарысы, бер аш кашыгы шикәр комы кушып болгатыгыз. Масканы чәч төплә­ренә сылап, башны сөлге бе­лән чорнап куеп, ярты сәгать тотыгыз. Әлеге маска биг­рәк тә майлы чәчләр өчен әйбәт, ни өчен ди­гәндә, горчица май бизләре эшчәнлеген киметә.
Чәчләрегез ялтырап һәм күпереп торсын дисәгез, өч аш кашыгы кайнар суга бер аш кашыгы желатин салып яхшылап болгатыгыз да, суытырга куегыз. Желатин бүртеп чыккач, аңа бер чәй кашыгы шампунь салыгыз. Чәчкә сылап, ярты сәгать тоткач, юып төшерергә.
Кулларыгызга да маска ясап алыгыз. Савытка бер тамчы йод, бер аш кашыгы бал, шуның кадәр үк кастор мае һәм бер чәй кашыгы вазелин салып болгатасыз да кул тиресенә сылыйсыз. 30‑40 минуттан дымлы салфетка белән сөртеп аласыз.
Читайте нас: