Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
15 июль 2019, 17:08

Ай тотылуын күрми калмагыз!

16 июльдә Ай өлешчә тотылачак. Әлеге күренеш тулган Ай Җир күләгәсенә кергәндә күзәтелә. Тулы тотылудан аермалы буларак, бу вакытта Ай дискысының бер өлеше генә күләгәгә яшеренә, дип хәбәр итә “Гыйлем”.

Ай тотылуы, Мәскәү вакыты белән 21 сәгать 44 минутта башланып, 3 сәгать 18 минутта тәмамланачак. 0 сәгать 2 минутта Җирнең табигый иярчене планетабыз күләгәсенә максималь (65 процентка) яшеренер дип көтелә. Бу күренеш Русиянең үзәк һәм көнбатыш өлкәләрендә, Кырым һәм Кавказда күзәтеләчәк.
Күрми калмагыз, бездә киләсе Ай тотылуын 2025 елда гына күзәтеп булачак!
«Кызыл таң»сайтыннан.
Читайте нас: