Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
16 июль 2019, 15:39

Республикага көчле эсселек кайта

Көннәр бераз салкынайды. Ләкин бу озакка түгел.

Синоптиклар төбәк кешеләрен тиздән эссе көннәр булачагы хакында кисәтә.
Бүген, 16 июльдә, һава температурасы көндез 20-25 градус булачак, көньяк районнарда 29га кадәр күтәреләчәк.
Иртәгә 22-27 градус җылылык көтелә.
18 июльдә һава температурасы 25-30 градус булачак. Ә республиканың көньягында 32-35кә кадәр күтәреләчәк.
Менә шулай. Эссе көннәргә әзер булыгыз!
Читайте нас: