Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
17 июль 2019, 11:08

Кыр уртасында 3 метрлы кешеләр, балалар скелетлары табылган

Татарстанның Аксубай районы Иске Кыязлы белән Кызыл тау авыллары арасында торбаүткәргеч сузган вакытта кешеләр күпләп җирләнгән урынга тап булганнар.

Бу күмелү урыны якынча 1 гектар мәйданны алып тора. Кешеләр скелеты табутсыз һәм киемсез табылган. Алар арасында балалар да бар.
Шулай ук, рәсми булмаган хәбәрләргә караганда, 2 метр да 70 сантиметрлы кешеләр скелеты да очрый. Аларның кайберләрен тикшерергә алып киткәннәр. Бу вакыйга белән кызыксынучылар рәсми хәбәрләр көтә һәм скелетларның кайсы вакытка каравын фаразлый.
«Кызыл таң»сайтыннан.
Читайте нас: