Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
18 июль 2019, 18:01

Бүген бозымнардан котыла аласыз!

Чөнки 18 июльдә Ай тылсым көченә ия.

Халык сынамышлары буенча, 18 июльдә Ай кими башлаган икән, кичтән аңа чыгып карарга һәм сихер-бозымнардан котылуны сорарга кирәк.
Ә 18 июльдә Ай яңа туган булса, акча сорагыз.
Бүген Ай ирләргә көч бирә дип тә санаганнар.
Бик нык чын күңелдән теләүчеләрнең теләген дә бүген Ай үти ала, имеш.
Ай зур һәм чагу булса, көннәр кояшлы булачак, бәләкәй һәм тонык булса, яңгырлы көннәр көтелә.
Бакчачылар өчен бүген кәбестә күбәләкләре белән көрәшер өчен уңайлы көн. Иң гади халык ысулы – чәй содасы сибү.
18 июльдә туган кешеләргә Ай ярдәм итә, дип санала. Аларга талисман итеп александрит ташын йөртергә кирәк. Бу таш депрессиядән, арыганлыктан котылырга ярдәм итә, тынычлык бирә.
«кызыл таң» сайтыннан.
Читайте нас: