Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
23 июль 2019, 18:34

Интернетта - яңа тест, өч сорауга җавап табып кара

АКШның Массачусетс технология институты профессоры Шейн Фредерик (Shane Frederick) өч математик сораудан торган IQ (интеллект коэффициенты) билгеләүче иң кыска тест язган. Бу хакта “Mirror” хәбәр итә.

Ул когнитив сәләтләр тесты дип атала, галим аны 2005 елда ук тикшеренү кысаларында оештыра, әмма Интернетта ул хәзер генә басылды. Тәҗрибә сыйфатында Фредерик аны төрле өлкәләрдән һәм төрле белем дәрәҗәсе булган өч мең кешегә, шул исәптән Йель һәм Гарвард университеты студентларына чишәргә тәкъдим итте. Барлык өч сорауга да дөрес җавапны катнашучыларның 17 проценты гына тапкан.Тестка түбәндәге сораулар керә:
1. Теннис ракеткасы һәм теннис тубының уртак бәясе 1,10 доллар тәшкил итә. Ракетка туптан 1 долларга кыйммәтрәк. Туп күпме тора?
2. Туку фабрикасында биш машинага биш әйбер җитештерү өчен биш минут таләп ителә. 100 машинага 100 әйберне җитештерү өчен ничә минут кирәк?
3. Буада “кувшин” үләне үсә. Көн саен аларның саны ике тапкыр арта. Күлне тулысынча тутыру өчен 48 көн вакыт кирәк булса, күлнең яртысын бу үләннәр белән тутыру өчен ничә көн кирәк?
Иң киң таралган җаваплар: 10 цент, 100 минут һәм 24 көн, әмма алар дөрес түгел.
Чынлыкта, дөрес нәтиҗәләр түбәндәгечә: 5 цент, 5 минут, 47 көн.
"Кызыл таң" гәзите сайтыннан.
Читайте нас: