Асия оекбашлар бәйләргә ярата. Элек балаларына бәйләп кидерде, хәзер оныкларына. Оекбашларны бизәкләп матур итеп бәйли. Бүләк итеп таратканнары да бихисап. Менә бит, гомер булгач, оныкларның балаларын сөю бәхете дә насыйп булды. Карты гына иртәрәк китте, бик булдыклы, акыллы, уңган кеше иде, мәрхүм.
Асия бәйләмне кулына алганда йомгак белән бәйләм бик нык чорналган иде. Саксыз бер хәрәкәттән нәрсә килеп чыкты, өр-яңадан эшләргә, төйнәлгән төеннәрне кисеп ыргытырга, бәйләмне яңадан башларга кирәк. Тормыш та шулай бик буталчык шул. Күңел түреннән яшьлектәге үзе генә белгән бер үкенечле хисе ургылып килеп чыкты Асиянең. Йөрәкнең иң яшерен урынында сакланган икән әле бу хатирә: мәңге онытылмаслык булып уелып калган яшьлек хатасы.
Җырлаган җыры да исенә төште:
Без аерылыштык та еладык,
Юктан гына ачуланыштылар шул. Күңеле тулды. Хатирәләр яктысында, төнге ут күбәләгедәй, бихисап уйлар уйный башлады, гомеренең иң гамьле, сагыну-сагышлы мизгелләре күз алдына килде.
Тормышта һәр мизгелнең үз шатлыгы бар. Иң сагынган шатлыклы мизгеле – авылдан олы юлга алып чыгучы сукмактан Әнвәр белән парлап бергә атлау. Алар икесе дә бер авылдан. Яшьтән үк бер-берсен яраталар. Студентлар, икесе ике шәһәрдә укыйлар, икесе дә шат, бәхетлеләр. Бу очрашуның соңгысы икәне башларына да кереп чыкмый. Кулларында саллы гына сумкалар. Бу дөньяда һәркемнең үз сукмагы, үз биштәре. Аларны алыштыра алмыйсың – һәркайсыбызга үзебезнеке.
Сарыга манчылган серле көзге урман, әйтеп бетергесез гүзәллек. Сукмакка түшәлгән сары, кызыл, ара-тирә яшел яфраклардан келәм түшәлгән. Атлаган саен кыштырдап, үзенчә тавыш бирә. Уттай янып торган чаган, сарыга манылган усак, каен яфраклары арасында ямь-яшел булып чыршылар утыра. Ара-тирә, менә безне күрегез, дигәндәй, миләш-балан яфраклары да чайкала. Көзге сүрән кояштан җылы нур агыла. Салмак кына җилдә пәрәвезләр оча. Мөгаен, әбиләр чуагыдыр әле бу искиткеч гүзәл күренеш. Шулай күз алга килә. Сукмактан ашыкмый гына Асия белән Әнвәр атлый. Якты, саф хисләре йөзләрен балкыта. Алар икесе бербөтен, бер-берсеннән күзләрен алмыйлар. Алар гашыйклар. Ятлар ишетмәсен, дигәндәй, әкрен генә сөйләшәләр. Асия болай да кыюсыз инде ул. Бүген бөтенләй каушап калган шикелле. Әнвәр йолдызлар турында сөйләп, нидер аңлатырга тырыша. Асия сөйкемле генә елмаеп, аңламаганга салыша. Җаныбыз йолдызлардан иңгән ич – Әнвәр шул турыда сөйли шикелле. Очрашу шатлыгыннан Асиянең гел елмаясы, кычкырып көләсе килә. Юк, юк, бу акылсыз көлү түгел, эчке шатлык, бәхет. Шатлыкның зурысы бугай. Сөйләсен генә Әнвәр, әллә ниләр: айны, кояшны, йолдызларны, сөйләсен, туктап кына калмасын. Аның тавышы колакка ниндидер таныш җырның моңы, көе булып ишетелә. Тирә-якка дымсу көз исе таралган. Агач-куаклар арасыннан сирәк-мирәк очкан кошларның чыркылдавы да ямь өстенә ямь өсти. Аллаһка рәхмәт, бер-берсен сөйгән ике яр бергә атлый. Олы юлга чыгалар. Күзләрендә өмет, сөю ялкыны. Киләчәктә алар гел бергә булачаклар. Ә бүген урманны чыгып, басу сукмагыннан атлагач, алар икесе ике якка китәргә тиеш.
Шулай, төрле хатирәләр кеше өчен бик җиңел йөк түгелдер. Нинди генә уйлар, ята бу йөрәктә. Башкача очрашу насыйп булмады аларга. Арада сөю тулы мәхәббәт хисләрен белдергән хатлар гына йөреде. Асия кайтканчы Әнвәр авылга каникулга кайтып киткән иде инде – очрашу булмады. Асиягә сыйныфташы Нурия очрап сайрады: «Әнвәр әти-әнисе белән мине сорап килгән. Әти-әни риза иде, мин ризалашмадым, яратмыйм шул Әнвәрне», – дип кычкырып көлеп җибәрде ул. Аяз көнне яшен суккандай булды Асияне. Нуриянең тагын ниләр сөйләгәнен тыңлап та тормады, гарьләнде, тизрәк үз юлы белән атлап, әрнеп күз яшен түкте. Бәхетсезлек эчендә була торган бәхетләр аз түгел. Шул бәхетне көтеп яшәде Асия. Әнвәр язган хатларны алып укымаска көч тапты. Хат аша булса да аңлашу турында башына да килмәде. Өйләнәсе килгәч, өйләнсен Нуриягә, ник Асиянең якты хисләре белән уйнарга? Яратам, дип антлар әйтеп, ник алдашырга – Әнвәрне бөтен йөрәге, акылы белән башыннан алып ташларга тырышты Асия. Укуын тәмамлагач, Әнвәрне армиягә алдылар. Хезмәт итү ошап китте шикелле, шунда торып калды. Өйләнмәгән. Асия өчен Әнвәр өзелеп яраткан яр түгел, томан артындагы яшьлекнең шәүләсе булып калды. Үпкәсе көчле иде шул кызының. Шулай да аңлашасы килә иде. Чөнки армиягә киткәндә:
«Дулкын-дулкын чәчләреңне
Их, бер генә күрсәмче», –
дип җырлап өзгәләнгән диделәр Әнвәрне. Очрашырга теләмичә качып йөрегәненә дә үкенде. Әнвәрнең хатларында ни язылганын да белмәде, укымады. Дусларча сөйләшеп аңлашырга кирәк булган. Очрашулар булганда үкенеч бәлки үтәр иде.
Озак яшәмәде Әнвәр, мәңгелеккә иртә китте. Аңлашу турындагы соңгы өмете дә өзелде Асиянең. Ичмаса, соңгы юлга да озата алмады. Песи баласы йомгакны чуалткан шикелле, язмыш йомгагы да юктан гына чуалды. Язмышны үзгәртергә бер сүз җитте.