Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
25 июль 2019, 11:00

Күтәрмә

Капка тавышы ачылып ябылган тавышны ишеткәч, Әлфия тәрәзәгә күз салды. «И, Ходаем, тагын кереп килә теге Сәвия кортка, телефонгадыр инде. Керсә чыга белми, йөри шунда эш калдырып», – дип сөйләнә-сөйләнә, Әлфия ишеккә таба атлады.

Ашыкмый шул Сәвия әби: өйдә көтеп утырган кешесе, умырып эшләрдәй эше юк. Ялларда балалары килгәч, җыештырып, ашарына әзерләп китәләр. Балалары күпме генә үзләренә чакырсалар да, алар янына күченеп яшисе килми Сәвия әбинең.
«Яшәгән кадәр яшәмәм, үз йортымда җан бирергә язсын», – ди дә, аннан үзенчә матур гына кеткелдәп көлеп: «Бергә булыйк, аерым торыйк», – дип тә өстәп куя.
Әлфия эченнән генә сукранып, күрше әбисенә болдырдан йортка үтәргә булышты. Болдыр күтәрмәләрен быел иреннән махсус рәвештә текә итеп эшләтте Әлфия. Сәвия кортканы кереп йөрүеннән биздерермен дип уйлаган иде. Юкка гына булды тырышуы. Җитмәсә, Әлфиягә тагын бер мәшәкате өстәлде: көчкә генә аякларын өстерәп йөргән Сәвия әби кеше ярдәмесез текә күтәрмәдән менә алмый иде.
«Исәнме, Әлфия балам, син төшке ашка кайткан чагында кереп чыгыйм әле дип кердем. Атна уртасында балалар белән бер сөйләшеп алмасам, тынычлап йоклый алмыйм». Әлфиянең: «Сәвияттәй, бала­ларыңнан үзе­ңә телефон керттерер идең, ке­шегә кереп җәфаланып йөр­гән­че. Мин дә бит яшь кеше тү­гел хә­зер кеше көен көйләп йө­рер­гә. Өч айдан пенсиягә чыгам, Аллах бирса!», диюенә ул:
«И-и-и, Әлфия балам, сиңа да илле биш тула мени әле», – диде сузыбрак җибәреп. Шуннан соң какча куллары белән яулыгын рәтләгәндәй итеп: «Кызлар кебек бит әле син, сөбханалла, күзләр тимәсен!» – дип, гадәттәгечә, телефон куелган өстәл янындагы урындыкка килеп утырды. Бер миз­гел­гә аның күз алдыннан күрше район кызы Әлфиянең килен булып төшкән вакытлары, кайнә тиешле кешенең бик тә усал булып, Әлфияне жә­бер­ләүләре, шул чагында Сә­вият­тәйләрнең Әлфиягә терәк булып яшәүләре, бәби тапкан саен, кырык көнгә кадәр мунча ягып юындырулары, йорт тергезгәндә акчалата ярдәм итеп торулары, тагын шунда әллә нинди эшләре сызылып кына үтеп китте.
Сәвияттәйнең: «Әлфия балам, ачуланма инде, телефон кертергә үзем каршымын. Атнасына бер булса да сезне урап чыксам, аякларым язылып китә», – дигәнен Әлфия ишетмәгәнгә салышып, аш-су бүлмәсенә чыгып, табак-савыт шалтырата башлады.
Әлфияне пенсиягә озату мәҗлесен ике атна рәттән уздырдылар. Беренче табынга бергә эшләгән коллективын, ә икенчесенә туганнарын җый­дылар. Туганнарын җыясы атна уртасында Сәвияттәй йоклаган җиреннән кинәт кенә фани дөньяны ташлап китеп барды. Тормыш иптәше Радик: «Әллә кичереп торабызмы бер-ике атнага мәҗлесне, күршедән генә олы мәет чыкты», – дисә дә, Әлфия ризалашмады. «Аннан бер калса, кала инде ул, тимерне кызуында сугарга кирәк», – дип җавап кайтарды. Радикның, соңгы айларны телефонга да керми башлаган иде мәрхүм, дигәненә каршы Әлфия бер сүз дә эндәшмәде.
Мәҗлесләр бик күңелле, мулдан узды. Тәнәфесләрдә Әлфия: «Картлыгымың яшьлегенә генә керәм әле», – дип, очынып-очынып рәхәтләнеп биеп йөр­де. Тик торырга яратмаган, энергиясе ташып торган Әл­фия­нең пенсияга чыккач планнары, кем әйтмешли, «наполеонский» иде.
Тик «Аллах бирса» дияргә онытканмы, әллә башка сәбәп беләнме, пенсиягә чыккан беренче айны ук Әлфия аяклары белән җәфалана башлады. Шифаханәләрнең дә файдасы булмады: өй эчендә көчкә генә атлап йөрердәй булып китте. Ишек алдына чыгып йөрергә җайлы булсын өчен ире Радиктан текә күтәрмәләрен дә сүттереп ыргытты.
Беркөнне, әбиләр чуагы башлангач, кызышып китеп, култык таякларына таянып, Әл­фия капка алдына чыгып утырды. Күзе Сәвияттәйнең өй алдында кып-кызыл тәл­гәш­ләр эленгән ботакларын кү­тә­рә алмыйча утырган ми­ләш агачына төш­те. Тел очына миләш ачысы килдеме, Сәвияттәйне исе­нә тө­шердеме, Әлфия үзе дә сиз­мәс­тән балаларча үксеп елап җи­бәр­де.
Люция Аблеева.
Читайте нас: