Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
26 июль 2019, 12:44

Матур да, файдалы да булсын!

Ташлы алка, йөзек кияргә яратучы гүзәл затлар бик күп. Сатып алганда, гадәттә, ташның төсенә, матурлыгына игътибар итәбез. Ташларның сәламәтлеккә дә йогынтысы бар.

Агат. Баш авыртуын баса, баш мие тамырларын, аларның кан әйләнешен, сыгылмалылыгын ныгыта. Эпилепсия, нерв авыруыннан интегүчеләргә, бөер авыруыннан дәвалану өчен файдалы.
Аметист. Бавыр авыртканда, аяк-куллар шешенгәндә, йоклый алмаганда кулланыла. Кире энергияне туплаганнан соң, аметист төсен үзгәртә, карая, кызгылт нокталар, яисә таплар барлыкка килергә мөмкин. Аметист белән маңгай сырларын уалар, сипкелдән файдаланалар.
Фирүзә. Кан агуын туктата, төрле сулы шешләргә каршы йөртергә тәкъдим ителә. Бәхәсләрне туктата, гаиләдә тынычлык урнаштыра.
Гематит. Канны, лимфаны тазарта. Кан әйләнешен яхшырта. Бөерне, бавырны дәвалый. Яраларны, шешләрне бөтәштерә.
Читайте нас: