Моның өчен сезгә көн буе ниндидер абсурд эшләр башкарырга кирәк: диваннан идәнгә сикерергә, фатир буйлап йөгереп йөрергә, артка таба атларга һәм башкалар. Фантазиягезне эшкә җигегез. Бу гамәлләрне кылганда теләгегезнең үтәлгәнлеген раслаган сүзләр кабатларга кирәк: “Мин яхшы эш таптым!”, “Мин сөйгәнемне таптым!”, “Мин баедым!” һәм башклар.
Белгечләр әйтүенчә, ниндидер абсурд гамәлләр кылганда, кеше энергия агымының гадәти юлларын боза, алар активлаша һәм сезнең теләгегезне “ишетеп”, аны үтәүгә билгеләмә куела.
Эшләп карагыз. Һичьюгы беркем күрмәгәндә...