Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
26 июль 2019, 18:24

Рамзан Кадыйров алты яшьлек малайны тән сакчысы итеп алды

Чечня Башлыгы Рамзан Кадыйров алты яшьлек Магомед-Эми Газиевны тән сакчысы итеп хезмәткә алды. Баланың әти-әнисе малайның Чечня лидерын сакларга теләве турында сөйләгән видеосын Интернет челтәренә урнаштырган. Моны күреп, Рамзан Кадыйров малайның хыялын тормышка ашырырга карар кыла.

Милли сәясәт министры Джамбулат Умаров Магомед-Эми Газиевның вазыйфасына нәрсәләр керүе турында сөйләде.
Министр баланың саклау буенча бернинди бурычлары да булмаячагы турында әйтте, аңа вазыйфалар йөкләмичә генә бүләкләр тапшырганнар. Малай туйганчы үзенең уенчыклары белән уйнаячак. Шулай ук, министр алга таба бала тыныч һөнәр сайлар, ә корал ярату уеннар белән тәмамланыр, дигән ышаныч белдерде.
Рамзан Кадыйров Магомед-Эми Газиевны тән сакчысы итеп хезмәткә алгач, малайга хәрби амуниция һәм кием бирделәр, ә уенчык коралны балалар кибетеннән сатып алдылар.
«Кызыл таң» сайтыннан.
Читайте нас: