Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
30 июль 2019, 01:00

Башкортстанда инвестицион мохитне яхшырту турында фикер алыштылар

26-27 июльдә "Башкортстан Республикасының инвестицион климатын яхшырту буенча чаралар эшләү" стратегик сессиясе булып узды. Ике көнлек семинарның төп максаты -- төбәк башкарма власть органнары, контрольлек итүче структуралар, урындагы үзидарә органнары, эшкуарлыкка ярдәм итү институтлары һәм инфраструктуралары, бизнес ассоциацияләре, төбәктә инвестицион һәм эшкуарлык мохитен яхшырту буенча эксперт һәм бизнес җәмәгатьчелеге гамәлләрен координацияләү. Чараның операторы -- Башкортстан Сәүдә-сәнәгать палатасы.

Чара Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин һәм Русия төбәкләренең инвестицион мохит торышының рейтингы күрсәткечләре өчен җаваплы кешеләр, республикада бизнес алып бару процедураларын гадиләштерү һәм Русия субъектларының инвестицион кызыксындыручанлыгын күтәрү процедураларын гадиләштерүнең максатчан модельләрен кертүне бәяләү буенча стратегик инициативалар агентлыгы экспертлары, муниципаль хакимият җитәкчеләре, банк өлкәсе менеджерлары, шулай ук эре, урта һәм кече бизнес вәкилләре җитәкчелегендә эшкуарлык һәм инвестиция мохитен яхшырту буенча проек
т офисының киңәйтелгән утырышы форматында үтте.
Сессиягә экспертлар сыйфатында иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашу өчен «Сколково» Мәскәү идарә мәктәбе ректоры Андрей Шаронов, «Эшлекле Русия» Гомумрусия иҗтимагый оешмасы рәистәше Андрей Назаров, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Индира Киреева, «Мәскәү технополисы» махсус икътисади зонасы җәмгыяте стратегия буенча идарә директоры урынбасары Арслан Әюпов, «Интер РАО» җәмгыятенең проект эшчәнлегенең методология, экспертиза һәм контроль үзәге җитәкчесе Антон Калашников, Мәскәү шәһәре эшкуарларының хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Минеева, Санлы икътисадны үстерү фондының компетенцияләр үзәге директоры Юлия Алферова, медиаменеджер Александр Любимов һәм башкалар катнашты.
Кызыл тан сайтыннан
Читайте нас: