Моннан тыш, wi-fi, шулай ук, үзәк нерв, эндокрин һәм вегетатив системаларга тискәре йогынты ясый, психологиянең бозылуына китерә, күзәнәкләрне (апоптоз) һәм ДНКны җимерә.
Чыбыксыз челтәрләрдән нурланышның озак дәвам иткән тәэсирендә кеше канының биохимик күрсәткечләре нормадан тайпыла, органнар тукымаларында үзгәрешләр активлаша. Белгечләр, балаларның ныгымаган организмнарына бу аеруча зарарлы йогынты ясый, ди.
Тикшеренүчеләр сүзләренә караганда, гаджетларны бөтенләй кулланмыйча яшәп, wi-fi нурланышыннан килгән зыянны минимальләштерергә мөмкин. Әлеге проблеманы, шулай ук, челтәрле кабель хәл итә ала.
Чыбыксыз челтәргә тоташтыру нокталарын эш һәм йокы урыннарыннан ераграк урнаштырырга киңәш итәләр. Роутерны кеше яшәми торган бүлмә, коридорга урнаштырырга мөмкин.