Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
1 август 2019, 13:21

Иң матур авыл кайда урнашкан?

Башкортстанның Муниципаль берәмлекләр ассоциациясе "Иң матур авыл" конкурсы игълан итте.

Бәйге Башкортстанда авылларны төзекләндерү һәм аларда тормыш сыйфатын яхшырту, гражданнарда патриотик хис тәрбияләү, авылда яшәү рәвешен популярлаштыру һәм авыл биләмәләренә туристларны җәлеп итү максатларында үткәрелә.
Конкурста халык саны 5000гә кадәр булган авыл торак пунктлары катнаша ала. Шул ук вакытта авыл халкының үзләре мондый карар кабул итүе һәм муниципаль район яисә шәһәр округы җитәкчелеге тәкъдиме булу катнашу шартларының берсе булып тора.
Быел конкурс өч этапта узачак. Беренче этап – гаризалар кабул итү. Ул 1 августта старт алды һәм 15 августка кадәр дәвам итәчәк.
"Кызыл таң" гәзите сайтыннан.
Читайте нас: