Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
2 август 2019, 14:25

Авызында 526 теш булган

Һиндстанның Тамилнад штаты Ченнай шәһәрендәге стоматология институтында 7 яшьлек малайның артык 526 тешен алып ташлаганнар.

Равиндран фамилияле малай табибларга аскы теш казанасының уң ягында үсә торган шешкә зарлана. Табиблар рентген һәм компьютер томографиясе процедуралары ясагач, балада кечкенә рудиментар тешләр белән тулган шешне ачыклый.
11 июльдә 1,5 сәгать дәвам иткән операция нәтиҗәсендә табиблар малайның теш казнасыннан 200 гр авырлыктагы шешне кисеп ала. Табиблар бу аномалиянең сәбәбен билгесез, ди. Мөгаен, тайпылыш нәтиҗәсенә генетика яисә тирә-як мохит йогынты ясагандыр, дигән фикердә алар. Кәрәзле элемтә баганасы да нурланыш бирмәдеме икән дип тә шикләнә алар.
Хәзер Равиндранның авыз куышлыгында 21 теш. Аның яше өчен бу нормаль. Ә менә 16 яшькә малайга теш имплантлары кирәгергә мөмкин ди стоматологлар.
"Өмет" гәзите сайтыннан.
Читайте нас: