Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
2 август 2019, 14:21

"Безнең бурыч - Башкортстан халкы ышанычын һәм өметләрен яклау" 01.08.2019 / Яңалыклар 

Республика җитәкчесе, "Бердәм Русия" сәяси партиясе активы алдында чыгыш ясап, аның әгъзаларына, кешеләр белән сөйләшергә өйрәнергә, түзем һәм игътибарлы булырга кирәк, дигән бурыч куйды. "Нәрсәдер вәгъдә иткәнсез икән, эшләргә кирәк, бурычларны кайтару чоры җитте", - диде ул.

"Безнең республиканың иң зур байлыгы - ул шушы җирдә яшәүче халыклар бердәмлеге, - диде Радий Хәбиров. - Ә безнең өчен иң мөһим бурыч - Башкортстан халкының ышанычын һәм өметләрен яклау. Мин үзем моның белән көн саен шөгыльләнәм, сез республика алдында торган бурычларның дәрәҗәсен аңлыйсыздыр дип өметләнәм."
Республика җитәкчесе Башкортстан буйлап эш сәфәрләрендә йөргәндә төрле тойгылар кичерүе, һәрчак төбәкнең көчле, бай тарихлы, табигый байлыклары һәм халкы белән горурланырлык булуына инануы турында сөйләде.
- Кыска гына вакыт эчендә мин республикага мәгънә бирергә, активлык өстәргә өлгергәнмендер дип ышанам, - диде ул. - Безнең команда Башкортстанга яңалык өрергә бурычлы. "Бердәм Русия" фиркасенең "Без үзебезнекеләрне ташламыйбыз!" девизына кушылуын теләр идем. Читен хәлдә калган һәркемгә ярдәм итәчәкбез. Башкортстанда бер-береңә ярдәм итү гасырлар буена сакланып килә.
Читайте нас: