Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
2 август 2019, 14:15

Мостай Кәрим повесте буенча фильмны прокатка Walt Disney компаниясе чыгара

Walt Disney компаниясе Россиянең «Сеңелкәш» («Сестрёнка») хәрби драмасын прокатка чыгару белән шөгыльләнәчәген игълан итте һәм релиз датасын билгеләде. Фильм башкорт, украин һәм рус телләрендә эшләнгән. Бу хакта Мостай Кәрим исемендәге фондта хәбәр иттеләр, дип яза «Башинформ».

Режиссер Александр Галибин төшергән фильм премьерасы 19 сентябрендә була. Зур экраннарга картина Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулу алдыннан чыгачак. Кино сценарие «Безнең өйнең яме» повестенә нигезләнеп язылган.
«Сеңелкәш» фильмында төп рольләрне 7 яшьлек Арслан Крымчурин һәм 9 яшьлек Марта Тимофеева уйнаган. Арслан кинода яңа кеше булса, яшь актриса инде берничә филмда төшкән.
«Сеңелкәш» хәрби драмасы Россия Мәдәният министрлыгының финанс ярдәме белән төшерелгән. Проектны эшләүдә Мостай Кәрим исемендәге фонд катнашкан.
Кино Уфадан 180 км ераклыкта Яңа Хәсән авылында төшерелгән. Декораторлар проект өчен узган гасырның кырыгынчы елларындагы йортларның төгәл күчермәләрен махсус төзегән.
Читайте нас: