Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
7 август 2019, 12:19

Ташландык бинада 2200 доллар тапканнар

Һәркемгә дә меңләгән долларлар табу бәхете тимидер ул! Ә менә 50 яшьлек америкалы Рик Лангос 20 яшьлек улы Дэрик белән ташландык бинада долларлар тулы конверт тапканнар.

Эш шунда – Рик кирәкмәгән, ташландык, иске биналарны җимерү буенча компания иясе. Улы Дэрик гаилә бизнесен алып барырга ярдәм итә икән. Америкада ташландык бинаны җимерер алдыннан эшчеләр бина эчеп карап, сатардай яки кулланырдай әйберләрен алып калалар. Бу юлы да шулай булган.
Лангосны Иллинойс штатындагы иске бинаны җимерергә яллыйлар. Эш барышында әти белән ул зур гына бикле сейф таба. Аны шунда ук ача алмаганлыктан үзләренең остаханәләренә алып кайталар.
Сейфны ачсалар, аннан декоратив пычак, ачкыч, сәгать, алтын чылбыр, бер кап патрон һәм конвертка салынган 2200 доллар акча килеп чыккан. Конвертка “иң кирәкле очракка” дип язылган була.
Лангослар гаиләсе өчен бик тә уңышлы көн булгандыр ул. Килешәсезме?
Читайте нас: