Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
11 август 2019, 11:12

Бензинны өеп салма

Бакка бензинны күп салганда вентиляция турында онытмагыз. Бензин багының җилләтү системасы бар.

Бакка бензинны күп салганда вентиляция турында онытмагыз. Бензин багының җилләтү системасы бар. Савытны сыеклык белән тутырдыгыз, ди. Хәрәкәттәге машина шуннан аз-азлап кына бензин яндыра. Нәтиҗәдә, вакуум — һавасыз бушлык барлыкка килә. Шушы вакуум аркасында бензонасос сафтан чыгарга мөмкин.
Әле яңа сатып алынган машиналарда мондый хәл тиз генә килеп чыкмас. Тик куллануда булган машиналарның багын мөл­дерәмә тутырып йөрү бензонанос өчен зыянлы.
Андый вакытта машинадан бензинны салдырырга да мөмкиннәр. Ә белгечләр, бакны тулысынча бензин белән тутырган вакытта беренче 100 километрда двигатель аны күбрәк “ашый”, дип белдерә.
Читайте нас: