Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 август 2019, 13:41

Чүп үләннәренә каршы иң җиңел ысул

Ниһаять, чүп үләннәренә каршы көрәшнең иң үтемле ысулы билгеле булган.

Чүп үләннәре - һәр бакчачының борчуы инде. Аларны төрле чаралар белән бетереп карыйлар, утап та, агулап та маташалар. "Интертат" сайты чүп үләннәреннән котылу өчен җиңел киңәш бирде.
Әлеге рецепт турында оста бакчачылар сөйләгән. Бу гади, арзан һәм, иң мөһиме, чыннан да ярдәм итә икән. Һәрхәлдә, шулай ышандыралар.
70 процентлы аш серкәсе эссенциясен (180 мл) ике литр суга салып болгатырга. Шушы эремәне чүп үләннәренә сибәргә.
Бу ысул түтәл ызаннарындагы, рәтләр арасындагы үләннәрне бетерү өчен файдалы. Файдалы үсемлекләргә сибә күрмәгез, юкса алар да үләчәк.
«Кызыл таң» сайтыннан.
Читайте нас: