Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 август 2019, 11:29

Әлфинә Әзһәмова: "Ул бәби бөтен кешегә дә кирәк микәнни, шаккатам!"

Сәхнәдә орчык кебек кенә бөтерелеп йөрүче Әлфинә Әзһәмованың җанына тиючеләр күп икән.Тәүдә сәхнә хәлләрен белешик.

- Минем җырлар чыкканнан соң бер буын үсеп җитте бит. Шуңа да, күрәсең, мине туйларда чыгыш ясарга еш чакыралар. Кияү белән кәләш минем җырларны тыңлап, балачагын хәтеренә төшерәдер дип уйлыйм.
Костюмнар тектерәм. Мин кечкенә буйлы булгач, әзерне генә алып кия алмыйм. Мин - эстрадада иң кечкенә буйлы артист. Буем - 148 см, әле бит яшь барган саен буй "утыра". Геннар шундый, нишләтәсең. Бездә гел кыска буйлы хатын-кызлар.
- Балаларыгыз ни хәлдә?
- Индива белән Ильмирның хәлләре яхшы. Мәскәүдә, Казанда - ике шәһәрдә яшиләр. Улым йөзләгән артистка аранжировка иҗат итә. Әни кеше буларак, аның белән бик горурланам. Музыкаль телеканалларны кабызып, ул эшләгән җырларны тыңлыйм. Бик матур яза. Кайдан шулкадәр илһам аладыр ул?
Индиваның тагы бер ел укуы калды. «Бәби көтәме-юкмы?» - иң популяр сорау. Ул бәби бездән генә торса иде икән. Еш сорагач, аларның бәбиләре бөтен кешегә дә кирәк икән дип шаккатам.
Тормыш кызык шул: башта кайчан өйләнәсең яисә кияүгә чыгасың дип сорыйлар, аннары - бәби кайчан була, малай туса, «Кыз кайчан алып кайтасыз дип аптыраталар? - ди Әлфинә ханым "Шәһри Казан" хәбәрчесенә.
«Кызыл таң» сайтыннан
Читайте нас: