Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 август 2019, 11:42

Республикага яңа афәт килә

Моннан кайбер районнар каза күрә башлаган да инде.Туймазы шәһәрендә яшәүчеләр үрмәкүчләрдән зарлана. Өйләрдә һәм урамнарда сары сак (желтый сак) - агулы үрмәкүчләр күбәйгән. Алар Башкортстан территориясендә күптән түгел генә барлыкка килгән. Бу турыда "БСТ" каналы хәбәр итте.

Былтыр бу үрмәкүчләр Уфада да күренгән иде. Ул чакта агулы үрмәкүч тешләгән ир-атны дәваханәдә дәваладылар.
Сары сак үрмәкүче тешләгән урын бик нык авырта, ди белгечләр. Бу урын шешә, кешенең күңеле болгана, башы әйләнә. Ләкин бу үрмәкүч үзе һөҗүм итми, ул саклана гына. Шуңа күрә, сары сакны очратсагыз, аңа орына күрмәгез, дип киңәш итәләр.
Зоологлар исә сары сак үрмәкүченең яшәү тирәлеге киңәюен ачыклаган. Шуңа күрә алар Башкортстанга да килеп җиткән һәм озакка нигезләнеп калган. Соңгы еллардагы җылы кышларда алар исән чыга икән.
«Кызыл таң» сайтыннан
Читайте нас: