Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
15 август 2019, 13:20

Уфага ярканатлар ябырылган

Үткән тәүлектә башкала коткаручылары ярканатларны тоту үтенече белән мөрәҗәгатьләргә өч тапкыр чыккан.

Төнлә Гоголь урамында яшәүче яшь ана шалтыраткан. Ярканат аларның йокы бүлмәсенә кереп урнашкан.
Иртә белән 8 Март бистәсеннән ярдәм сораганнар. Хуҗабикә ярканат өстенә япкыч каплаган, ләкин тотарга курыккан. Русия урамындагы фатирда да ярканат кунак булган.
Ярканат очып кергән очракта, аны ялан кул белән тотарга тырышмагыз, чөнки алар - төрле инфекция таратучылар.
Куркып йөгермәгез, аны куарга тырышмагыз, чөнки ул да сезгә һөҗүм итә ала. Ә ул тешләсә, вирус кертергә мөмкин.
Аңа йорт хайваннарын да өстермәгез. Иң яхшысы - коткаручылар чакырырга яисә тыныч кына үзегезгә перчатка киеп тотарга тырышырга кирәк.
«Кызыл таң» сайтыннан.
Читайте нас: