Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
15 август 2019, 13:27

Әзер булыгыз: һава торышы гаҗәпләндерәчәк

Ял көннәрендә һава температурасының 30 градуска якынлашуы көтелә.

Бүген Уфада 24 градус җылы, ләкин көн болытлы булачак.
Җомга 26 градус җылылык һәм аяз көн көтелә. Шимбә термометрлар 27 градус күрсәтергә тиеш, дип вәгъдә итә синоптиклар. Ә якшәмбе 29 градуслы эссегә әзер булыгыз.
Киләсе атнаның дүшәмбесендә дә эссе көн көтелә. Сишәмбе 27 градус җылы булмакчы, ә менә чәршәмбе Башкортстан башкаласында бераз суытачак – көндез 24 градус һәм яңгыр булачак.
Кайгырмагыз, киләсе җомгада, 23 августта, янә җылытырга тиеш, һава температурасы 27 градуска кадәр күтәреләчәк, дип вәгъдә итәләр.
«Кызыл таң» сайтыннан.
Читайте нас: