Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
16 август 2019, 12:19

"Салават абыйдан бисмилла сорап торыгыз әле..."

Салават Фәтхетдиновның мулла турында мәзәге күпләргә тәки тынгы бирми бит. Юморны аңламаган кешеләргә ул җавабын биргән.Шунда бер кызык хәл дә сөйләп алган.

"Мин аны кызык итеп сөйлим, ләкин ул кызганыч. Килгәндә бер дустымның оныгы ашаган иде бездә. Пешекче ападан сорый икән: «Шулчаклы тәмле пешергәнсез, нәрсә белән пешердегез», — дип. “Бисмилла” белән пешердем», — дигән пешекче. Өйләренә кайтып, дәү әнисенең башын катырган, "Салават абыйлардан бисмилла сорап торыгыз әле, тәмле була икән бисмилла кушып пешерсәң", - дип. Ул аны ингредиент дип аңлаган.
Көлке, ләкин кызганыч. 4-5 яшьлек бала әле дә "бисмилла" әйтә белми. Татар баласы. Бу кызганыч кына да түгел, бу куркыныч", - дигән ул "Татар тудей" хәбәрчесенә.
«Кызыл таң» сайтыннан
Читайте нас: