Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
18 август 2019, 11:43

Перекурлар тарихта калачак

усия Сәламәтлек саклау министрлыгы эш урынында тәмәке тартучы гражданнарның хезмәт хакын киметергә тәкъдим итә.

Яңа программага ярашлы, эш бирүче хезмәткәренә никадәр еш тартуына бәйле штраф сала алачак. Шулай ук, оешма территориясендә тартуны тыярга, офисларны физик күнегүләр өчен зоналар белән җиһазландырырга һәм җәмәгать урыннарына төтен датчиклары куярга тәкъдим итәләр. Болар "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектында күздә тотылган саннарга ирешергә ярдәм итәчәк.
Әгәр дә бу чаралар ярдәм итмәсә, хезмәткәрләргә табиб консультациясе кирәк булачак.
Федерация Советында программаны уңай бәялиләр.
Тәмәке тартуга каршы көрәштән тыш, министрлыкта офисларда шикәре, тозы һәм мае күп булган продуктларны сатуны чикләргә тәкъдим итәләр.
16 августта Дәүләт думасында депутатларның көзен тәмәке тартудан баш тарткан кешеләрне бүләкләү мәсьәләсен караячакларын белдерәләр.
Кызыл таң гәзите сайтыннан
Читайте нас: