Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
18 август 2019, 11:35

Саңгыраулар өчен беренче форум үтә .

Саңгырау балаларга әкият" социаль әһәмиятле программаны гамәлгә ашыру кысаларында 25-27 августта Мәләвез районында ишетү сәләтеннән мәхрүм кешеләр өчен I республика яшьләр форумы үтә.Аның максаты - 14-30 яшьтәге инициативалы саңгырау яшьләрне актив социаль эшчәнлеккә җәлеп итү, лидер сыйфатлары тәрбияләү, аларны җәмгыятькә интеграцияләү.

Саңгырау балаларга әкият" социаль әһәмиятле программаны гамәлгә ашыру кысаларында 25-27 августта Мәләвез районында ишетү сәләтеннән мәхрүм кешеләр өчен I республика яшьләр форумы үтә.
Аның максаты - 14-30 яшьтәге инициативалы саңгырау яшьләрне актив социаль эшчәнлеккә җәлеп итү, лидер сыйфатлары тәрбияләү, аларны җәмгыятькә интеграцияләү.
Ике көнлек чарада кызыклы заявкалар җибәргән 26 кеше катнашачак.
Форумның коуч-тренерлары сыйфатында "ВОГ" яшьләр хәрәкәте лидерлары чыгыш ясаячак.
Чараны "Бөтенрусия саңгыраулар җәмгыяте"нең Башкортстан төбәк бүлекчәсе оештыра. Аңа Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы ярдәм итәчәк.
Читайте нас: