Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 август 2019, 18:29

Ташларның да җаны бар, димәк?

Моңа кадәр ташларны җансыз табигатькә кертә идек. Тик галимнәр әйтүенчә, бу хәзер хакыйкатькә туры килми. Һәрхәлдә, Казахстанда табылган тровант ташлары сулыш ала, шуыша, үсә, үрчи дә икән! Белгечләр бу гаҗәеп ташларны өйрәнү белән мәшгуль.Француз Ришар Леон фикеренчә, бу ташлар – кешегә билгеле булмаган яңа тормыш рәвеше.

Леон исәпләп чыгарган: ташның бер сулыш алу вакыты ике атнага сузыла. Тровантларның пульслары да бар, тик аны махсус прибордан башка сизеп булмый. Алар зурайгач, бәрәңгенекен хәтерләтүче таш бөре чыгара. Шулай итеп тровант үрчи.
Тровантларның барысы да бәрәңгегә охшаш формада. Табылган ташларның иң зурларының диаметры 10 метрга җиткән. Алар үз артларыннан тирән буразна эзе калдырып сәяхәт итә. Бу ташлар җирдә миллионнарча ел яши, гомере буена сәфәр кыла.
Без моңа кадәр күз алдына да китерә алмаган тагын әллә ниләр бардыр әле бу гаҗәеп дөньяда!
«Кызыл таң» сайтыннан
Читайте нас: