Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
20 август 2019, 10:54

Гүзәл Уразованы карантин белән тыйганнар

Бу хакта ул үзенең Инстаграм сәхифәсендә бәян итә.

Популяр җырчы Гүзәл Уразова андагы тасмасына ире Илдар Хәкимов белән мотоциклга утырып төшкән фото урнаштырган.
Әлеге сурәт астына ул: «Бу фото үсмер чакны, матайларда егетләр җилдергән мизгелләрне хәтергә төшерә...» – дип язып куйган. Шул уңайдан җырчы иренең кайчандыр клубта DJ булып эшләгәнен искә ала. Авыл клубында матур кызларны кассетадан яңгыраган бию көйләренә биетә торган булган гаилә башлыгы.
Гүзәлгә дискотека бик сирәк эләккән. Таләпчән әтисеннән аны дус кызлары сорап кына алып чыгып китә торган булган. Кич кайтканда хәтта 5 минутка соңга калу да 1 айлык «карантин» җәзасына китергән!
Ә хәзер исә Гүзәл Уразова үзе дә, яшүсмер кызы Эллариның әнисе буларак, яраткан тамашачысына киңәш сорап мөрәҗәгать итә. «Хәзер Эллариның шундый вакыты: ахирәтләре белән кич йөрисе, кафе-киноларга барасы килә. Тик... Куркыта. Зур шәһәр, ул да әле бәләкәй кебек. Нишләргә?» – дип уйлана җырчы.
Читайте нас: