Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
20 август 2019, 10:52

"Югра" банкыннан 200 миллиард сумнан артык акча урлаганнар

Аның хуҗасы Алексей Хотинның хәлләре хөрт.

Бөлгенлеккә төшкән «Югра» банкыннан акча урлау турындагы шау-шулы җинаять эшендә зыян күләме күп тапкырлар арткан.
Шуңа бәйле рәвештә, банкның элекке хуҗасы Алексей Хотинны да кертеп, әлеге тикшерүнең барлык фигурантларына яңа гаеп белдерелгән. Әгәр элекке редакциядә аларга «Югра»дан нибары 7,5 миллиард сум акча урлау турында гаеп белдерелгән булса, хәзер сүз бу җинаять эшендә 200 миллиард сумнан артык акча турында бара.
Банк җитәкчелеге кайтарылып бирелмәячәген алдан белеп кредитлар биргән һәм алынган акчаны бүлешкән дигән версия бар. Алар 16 миллиард сумны кайтарып биргән дә инде. Ә калган миллиардларның эзе әлегә күренми.
Урлашканда нульләрне ничек бутамый микән болар? Луизаның миллионнары бу акчалар янында өч тиен бит..
«Кызыл таң» сайтыннан
Читайте нас: