Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
21 август 2019, 16:28

13 машинаны ачкыч белән "эштән чыгарган"...

Уфаның Орджоникидзе районында яшәүче бер хатын, ярыйсы гына исереп алгач, урамга чыккан.

Күзенә иң башта йорт алдына тезелгән машиналар чалынган. Алай гына да түгел, алар хатынның нервысына тигән. Һәм ул, ике дә уйламыйча, автомобильләрнең тәрәзәләрен, ишекләрен ачкычы белән сыдырып чыккан.
Нәтиҗәдә, исерек хатын 13 машинага зыян сала. Бу хәл 2 февраль көнне булган. Шушы көннәрдә җинаять эше судка җибәрелгән. Кеше милкенә салынган зыян 195 мең сумга бәяләнгән.
«Кызыл таң» сайтыннан
Читайте нас: