Бер видеода шәхси хуҗалыкта бәрәңге сабагын чабулары күренә. “Бер ай туктамыйча яуган яңгыр килешмәде – бәрәңге чери. Җәй буе бакчадан кермичә, карап үстергән бәрәңге менә шундый хәлдә. Бәрәңге пычрак, пирчәткә белән уып чистарттык, кибәргә калдырдык. Менә бу аралап куелганы - черек бәрәңге өеме”, - дип күрсәтәләр.