Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
21 август 2019, 16:36

Диана, кайт инде!...

Учалыдан 20 яшьлек Диана Маннапованы менә инде дүрт көн эзлиләр.

Ул 16 август төнендә юкка чыккан. Ачыклануынча, бу төнне ул егете белән була. Гашыйклар берничә ай бергә яши һәм туйга әзерләнә.
Егет кызы югалуга бик борчыла. Аңа төнге икедә Диананың шәһәрара такси чактыруын әйтәләр. Ул шунда утырып Уфага киткән булырга тиеш.
Югалыр алдыннан көндез яшьләр бераз тавыш чыгарып ала, ләкин кичен дуслашалар. Шуңа да кызның Уфага чыгып качарга бер сәбәбе дә юк иде, дигән фикердә егет.
Диананы полиция һәм волонтерлар эзли.
«Кызыл таң» сайтыннан
Читайте нас: