Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
26 август 2019, 16:43

Чечняда Европадагы иң зур мәчет ачылды

Чечня Республикасының Шали шәһәрендә “Мөселманнар горурлыгы” мәчетен ачу тантанасы узды. Әлеге гыйбадәтханә Европада иң зур мәчетләрдән санала һәм берьюлы утыз меңгә якын мөселманны сыйдыра.

Ак мәрмәрдән корылган мәчет бинасын 63әр метрлы 4 манара һәм 40 метрдан артып киткән үзәк гөмбәз бизи.
Мәчет әйләнәсендә Көнчыгыш стилендәге 12 фонтан һәм мәрмәр беседкалар төзелгән, биредә намаз алдыннан тәһарәт алу мөмкинлеге тудырылган. Мәчет шәһәр үзәгендә биш гектардан артык мәйданны били.
Тантана барышында Русия Президенты Владимир Путинның сәламләү сүзе укылды. Анда билгеләп үтелгәнчә, мәчет ачу Чечня халкы һәм илебез мөселманнары тормышында әһәмиятле вакыйга булып тора: “Ул яңа рухи мәгърифәт үзәге, дини хакыйкать һәм Ислам кыйммәтләре чыганагы булып танылырга тиеш”.
Мәчетне ачу тантанасында кырыктан артык илдән ике йөздән күбрәк кунак катнашты. Яңа мәчеттә дөньяның төрле почмакларыннан килгән йөзләгән дин кардәшләребез катнашлыгында җомга намазы укылды. Хөтбәне Бөтендөнья Ислам лигасы генеральный секретаре Мөхәммәд бин Абдул-Кәрим Әл-Иса укыды, ә намазны мөселман дөньясында танылган Шәех Хәбиб Гомәргә ияреп укыдылар, дип яза ДУМ РТ сайты.
«Кызыл таң» сайтыннан
Читайте нас: