Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
26 август 2019, 12:11

Рәфинә Ганиуллина Төркиягә 2 кешелек юллама уйната

Соңгы арада социаль челтәрләрдә төрле бәйгеләр: “репостлы конкурс”лар үткәрү модага керде. Шундый бер бәйгедә Гүзәл Уразованың подписчигы хәтта автомобиль откан, дип яздылар.

Рәфинә Ганиуллина, замана агымына кушылып, үзенең Инстаграмдагы подписчиклары арасында кояшлы Төркиягә 2 кешелек юллама һәм барлыгы 10 шәп бүләк уйната.
Кем катнаша, комментарийларда лайк куярга тиеш.
Конкурсның төп шартлары белән @big_give_kazan аккаунтында танышырга мөмкин, дип хәбәр итә matbugat.ru.
“10 кешегә - 10 супербүләк булачак, ә суперприз - Төркиягә 2 кешелек юллама”, ди Рәфинә Ганиуллина.
«Кызыл таң» сайтыннан
Читайте нас: