Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
27 август 2019, 11:37

Ләйлә Галиева җәен ничек үткәргән?

Җәй – яллар чоры, шоу-бизнестагылар да бу чорда гадәттә концертлар куймый, гастрольләргә чыкмый.Ә менә Башкортстан һәм Татарстан эстрадасының популяр артистлары Рөстәм һәм Ләйлә Галиевлар җәй тәмамланганда нәрсәләр белән мәшгуль икән дип шалтыраттым үзләренә.

Ләйлә Галиева:
- Быел җәйне күбрәк балаларга багышладык дисәм дөрес булыр. Әле яңа программа өстендә эшли башладык. Бер клип төшердек, тагын берсен төшерергә дип планлаштырабыз. Күп кенә җырлар яздырылды, яздыруга чират торганнары да бар әле.
- Мәктәпкә әзерләнәсезме?
- Мәктәпкә быел җәй башында ук әзерләндек, аласы әйберләрне алып куйдык. Балалар белән күбрәк булырга дигән карарга килдек, чөнки аларга игътибар җитеп бетми төсле. Олыгаю галәмәте микән бу, белмим инде. Балачак та бер вакыт кына бит инде ул. Шуңа кызларыбызның бу вакытларын бәхетле итәсе килә.
«Өмет» сайтыннан
Читайте нас: