Төрлесеннән
27 Августа 2019, 11:53

Әнисенә әйтмичә кер юу машинасын саткан

Яңа уку елы җитәрәк үсмерләр бөтенләй тезгеннән ычкынды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Татарстанның Ял Чаллы шәһәрендә яшәүче 13 яшьлек малай әнисе өйдә булмаганда Интернет аша кер юу машинасын саткан. Акчаны нәрсәгә сарыф итүе билгесез.
Әнисе, бу хәлләргә түзә алмыйча, полициягә гариза язган. Әлегә җинаять эше кузгатылмаган, хәлне балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек тикшерә.
Аңа кадәр ике үсмернең Уфада бер төндә ике машина урлавы турында билгеле булган иде...
«Кызыл таң» сайтыннан
Читайте нас