Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
28 август 2019, 16:48

79 яшьлек Эммануил Виторган янә әти булды

Билгеле актер һәм аның хатынының икенче бала табарга җыенуын беркем дә фаразлый алмады. Кызга "Клара" дип исем кушканнар.

Эммануил Виторган гаиләсендә тагын бер бала туды. 79 яшьлек актёр әлеге шатлыклы вакыйга турында социаль челтәрдә хәбәр итте.
«Тагын бер кызыбыз - Кларочка туды!» – дип белдерде артист. 2018 елда беренче балаларын Ирина үзе алып кайта.
Фотографиядә ул хатыны Ирина белән бергә бала тота, ә алар тирәсендә өлкән кызлары Этель йөгерә.
Бу хакта "Сәхнә" журналы яза.
«Кызыл таң» сайтыннан
Читайте нас в