Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
28 август 2019, 16:41

8 яшьлек баланы көчле агым алып киткән

Ярдәмгә ташланган үги әтисе аны коткара алмаган.

Хакасия буенча Русиянең Тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, 7 августта гаилә ике баласы һәм туганнары белән Абакан елгасы буена ял итәргә бара.
Үги әтисе машина юган вакытта 8 яшьлек кызлары яр буенда йөри. Бала кинәт абына һәм ярдан суга егылып төшә. Көчле агым аны алып та китә. Үги әти ярдәмгә ташлана, тик баланы таба алмый.
Кызганычка каршы, сабыйның гәүдәсен ике атна үткәч кенә Абакан елгасы ерынтыгыннан якын авылда яшәүче кеше таба.
Тикшерү комитетыннан белдерүләренчә, баланың тәнендә криминаль характердагы җәрәхәтләр табылмаган.
Кызның үлү сәбәбен ачыклау өчен суд-медицина экспертизасы тәгаенләнгән.
«!Кызыл таң» сайтыннан
Читайте нас: