Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
28 август 2019, 18:50

Лилия Биктимерованы 10яшеннән апасы тәрбияләгән

"Әти-әнием мине малай булыр дип көткән. Кыз бала туу әтиемә бер дә шатлыклы хәбәр булмаган, ул хәтта әнием белән мине балалар тудыру йортыннан да барып алмаган. Ике-өч айлык чагыма кадәр миңа әйләнеп тә карамаган.

Шулай да җан тартмаса, кан тарта дигәндәй, күпмедер вакыт үткәч, мин бишектә йоклап ятканда читтән генә күзәтә башлаган. Төс-кыяфәтем белән аңа охшаганмын. Әкренләп әтинең миңа карата мөнәсәбәте үзгәргән.
Балачак елларым бераз катлаулырак булды. Миңа ун яшь вакытта бу дөньядан вакытсыз әнием китеп барды. Әтием тиз арада икенче хатынга өйләнде, ә минем үги әни белән яшисем килмәде. Мине кеше итү, тәрбияләү бурычын әниемнең бертуган сеңлесе Алсу апа үз өстенә алды.
Биш ел Пермь өлкәсенең Барда шәһәрендә яшәдем. Әти белән әни назын миңа бирә алган апам белән җизнәмә чиксез рәхмәтлемен. 9нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, Уфаның сәнгать училищесына укырга кердем", - дигән ул "Акчарлак" хәбәрчесенә.
Һәркемнең тормышында бәхетсез һәм бәхетле чорлары буладыр. Икенчесе озаккарак сузылсын иде!
Читайте нас: