Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
29 август 2019, 18:44

Угандада яшәүче 39 яшьлек хатынның ... 44 баласы бар.

Балаларның әниләре дә, әтиләре дә бер! Мариам Набататанзи әлеге вакытта аларны ялгызы тәрбияли, чөнки иренә ул кадәр бала кирәкми булып чыккан!

Балаларның әниләре дә, әтиләре дә бер! Мариам Набататанзи әлеге вакытта аларны ялгызы тәрбияли, чөнки иренә ул кадәр бала кирәкми булып чыккан!
Мариам кечкенә чакта әнисез кала. Әтисе икенче тапкыр өйләнә һәм үги әни биш баланы яратмый, алардан котылырга була: ашка киселгән пыялалар сала. Мариамның туганнары шунда ук якты дөнья белән хушлаша, ә ул исән кала. 1993 елда үги әнисе 13 яшьлек кызны 40 яшьлек иргә сата. Бер елдан аның – ике, ике елдан – өч, тагын бер елдан - 4, җиде елдан тагын 4 игезәге дөньяга килә. Алты тапкыр дәваханәгә барып ул 18 бала алып кайта. Ул ярдәм сорап урындагы табибка бара. Тегесе үз эшендә надан булып чыга һәм Мариамга башка бала тапмасаң, үләсең, ди. Шулай итеп, 23 яшьлек хатын 25 балага әни була. Тагын ярдәм сорап табибларга бара. Аны шәһәр хастаханәсендә җентекләп тикшерәләр һәм ... бала табарга кушып кайтарып җибәрәләр.
Балалар әтиләрен өйдә сирәк күрәләр, ди Мариам. Кайтканда исерек була һәм тагын чыгып китеп югала. Олы улы – 24 яшьлек Чарльз әтисен соңгы тапкыр 13 яшендә күрүен әйтә. Аңардан кечерәкләре әтиләренең йөзен дә хәтерләми, ди ул. Мариамның ире елына бер тапкыр төн җиткәч кенә хатыны янына кайтып ята да иртүк чыгып китә икән. Шулай итеп, балалар әтиләрен күрми дә калалар.
Өмет гәзите сайтыннан
Читайте нас: