Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
29 август 2019, 12:58

Укытучыларга купальник киеп төшәргә ярыймы?

Мәгариф министрлыгы һәм мәгариф хезмәткәрләренең гомумрусия профсоюзы укытучыларга социаль челтәрләрдә таләпләр исемлеген бастырып чыгарган. Хәзер педагогларга эшлекле стильне сакламасаң да ярый.Уртача мәгариф хезмәткәрләренең яңа этика кодексын “Педагогларның профессиональ этикасы нормалары турындагы якынча положение” дип атаганнар һәм Мәгариф министрлыгы документны төбәкләргә җибәргән.

Мәгариф министрлыгы һәм мәгариф хезмәткәрләренең гомумрусия профсоюзы укытучыларга социаль челтәрләрдә таләпләр исемлеген бастырып чыгарган. Хәзер педагогларга эшлекле стильне сакламасаң да ярый.
Уртача мәгариф хезмәткәрләренең яңа этика кодексын “Педагогларның профессиональ этикасы нормалары турындагы якынча положение” дип атаганнар һәм Мәгариф министрлыгы документны төбәкләргә җибәргән.
Элеккеге кодекста укытучыларның интернетта үз-үзен тоту кагыйдәләре юк иде. Хәзер укытучыларга үз битләрендә үз-үзеңне үтерү алымнары турында язу, исерткеч эчемлекләр белән наркотикларны пропагандалау, сүгенү сүзләре язу тыела. Купальниклар турында бернинди дә мәгълүмат юк, шуңа укытучыларның купальникта төшкән фотоларын социаль челтәрләргә куелу тыелмый, дигән фикердәләр.
Этика кодексы, шулай ук, укытучыларның эшлекле дресс-кодын азрак йомшарткан.
2019 елда Барнаулда рус теле һәм әдәбияты укытучысын купальник киеп төшкән фотосын интернетка куйганы өчен эшеннән китәргә мәҗбүр иткәннәр иде. 2018 елда Омскида шундый фото аркасында тагы бер бер укытучы эшсез калган иде.
Өмет гәзите сайтыннан
Читайте нас: