Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
29 август 2019, 10:58

Вәт, ичмасам, уйлап табалар!

Кеше теленә керим, игътибар үзәгендә булыйм, дип ниләр генә уйлап тапмыйлар түрәләр.

Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы кыргый гөмбәләрне, җиләкләрне, чикләвекләрне, каен сутын, орлыкларны һәм дару үләннәрен җыюны, эшкәртүне һәм аларның әйләнешен контрольгә алырга уйлый. Болар — югары экспорт потенциалына ия кыйммәтле ресурслар, дип саныйлар анда. Кыргый җиләк-җимеш, чикләвек һәм гөмбә - кыйммәтле азык ресурсы, ә аларны эшкәртү өлкәсе — «икътисади һәм социаль әһәмияткә ия тармак», диелә документка аңлатма язуында.
Бу яңалыкны сез дә ишетми калмагансыздыр. Ни дисәгез дә, безнең илдә гаделлек бар инде, җәмәгать. Бик дөрес, без бит аларны чәчмәдек, су сипмәдек, үстермәдек. Ә Ходай биргән нигъмәткә «өстәгеләр» хуҗа булмый, кем булсын?!
Ярый әле түрәләребез тузга язмаган сүзләр сөйли, тузга язмаган законнар чыгара. Югыйсә, алар башкача ничек билгеле булыр иде? Беркөн килеп, сулаган һавагызга счетчик куйдык, дисәләр һич аптырамагыз, димәк, ул төпле уйланылган, чутлап чыгарылган һәм без аның артыгын сулыйбыз булып чыга.
Әлфия СӘЛИМГӘРӘЕВА.
Читайте нас: