Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
30 август 2019, 14:17

Җан асрарга күпме кирәк?

Русиялеләрнең 80 проценты очын очка ялган яшәргә мәҗбүр. Статистик тикшеренүләр шундый саннар китергән.

Русиялеләрнең 80 проценты очын очка ялган яшәргә мәҗбүр. Статистик тикшеренүләр шундый саннар китергән.
Русиялеләр фикеренчә, бүгенге көндә җан асрап яшәр өчен аена 58 мең сум эш хакы алып эшләргә кирәк. Күпбалалы гаиләләр өчен ул 82 мең сум тәшкил итә. Һәр дүртенче гаилә кунак чакыралмавы турында әйткән. 35 процент гаиләләр исә ел фасылына карап гаиләдәге бөтен кешегә дә, хәтта, аяк киеме дә сатып алалмый икән.
Сораштыруларда катнашучыларның яртысыннан күбесе фатирына ремонт ясарга, мебелен алмаштырырга акчасы юклыгын әйткән.
Вице-премьер Татьяна Голикова әйтүенчә, Хөкүмәттә русиялеләрнең фәкыйрьлеге турында беләләр һәм бу санны төшерү өчен чаралар күрелә.
Фото: ачык чыганак.
Читайте нас: