Менә бу фото район үзәгендәге «Пятерочка» кибетендә төшерелде. Ишек төбеннән алып, каршы стенага барып тоташканчы, дигәндәй, спиртлы эчемлекләр тезелеп киткән. Шулар арсында «Красная ягода» виносы 99.99 сум тора. Ә аның янында гына «Фруктовый сад» суты 164 сум. Аз гына хисап тоткан кеше дә кайсы эчемлекне алсаң отышлырак булуын ачык күзаллый. Эчкечелек белән яхшы көрәшәбез, җәмәгать!